news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә ГТО билгеләре тапшыралар

Барлыгы 409 кешегә ГТОның (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) алтын, көмеш, бронза билгеләре тапшырыла.

(Әгерҗе, 11 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында мәктәп укучыларына, хезмәт коллективлары хезмәткәрләренә – барлыгы 409 кешегә ГТОның (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) алтын, көмеш, бронза билгеләрен тантаналы төстә тапшыралар, дип яза җирле басма.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре Вәзирә Чураева һәм Екатерина Самсонованы Тынычлык эстафетасы узган көнне көмеш билгеләр белән бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot