news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедәге “Водоканал“ ширкәте бишенче тапкыр хоккей турниры уздырды

Турнирда “Заря” командасы җиңде.

Әгерҗедәге “Водоканал“ ширкәте бишенче тапкыр хоккей турниры уздырды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 18 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бишенче ел рәттән Әгерҗедәге “Водоканал” ширкәте 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры уздыра. Бу турыда район газетасы яза.

Быелгы ярышны Әгерҗенең “Спутник” командасы уенчылары гына түгел, ут күршеләребез Ижауның “Заря”, Менделеевның “Лигры”, Свердлау өлкәсенең Пыжма авылыннан “Дельта” хоккейчылары да көтеп алуларын яшермәделәр. “Юбилей турнирына тагын да ныграк әзерләнеп килдек”, диделәр.

Чынлап та “Водоканал” ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов, райондагы хоккей федерациясе президенты буларак та, шәһәребездә яшүсмерләр арасында әлеге спорт төрен үстерүгә зур көч куя. 

Бу көнне әле хоккей дигән зур спорт дөньясында беренче адымнарын гына ясаучы, шуңа карамастан ТАССРның 100 еллыгына багышлап Красноуфимкида узган ярышта беренчелекне яулаган 2011-2012 елгы малайларга хоккейчы паспорты һәм җиңүче Мактау грамоталары тапшырдылар. Нәни хоккейчылар үзләреннән өлкән абыйларының боз өстендә матур алымнар күрсәтеп уйнауларын сокланып күзәттеләр.

Иң беренче ярышта Әгерҗе һәм Свердлау командалары очрашты. “Безнең көчләр тигез, көндәшләребез белән уйнау җиңел булмаячак” дигән “Спутник” командасы капитаны Владислав Клещевның сүзләре хак булды. Беренче период 1:1 исәбе белән төгәлләнде.

Турнирда “Заря” командасы җиңде. Әгерҗе – икенче, Свердлау өченче урын алды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100