Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедәге тимер юл хастаханәсе юбилеен бәйрәм итте
Горький сәламәтлек саклау дирекциясе начальнигы Николай Родин бер төркем табибларга Рәхмәт хатларын тапшырды.
(Әгерҗе, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе станциясендәге тимер юл хастаханәсе 90 еллык олы юбилеен каршы алды. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бәйрәмне Ижау станциясендәге тимер юл хастаханәсе баш табибәсе Ольга Орлова башлап җибәрде. Ул ел саен ун меңгә якын кешене дәвалаучы, үз эшенең осталары булган хастаханә хезмәткәрләренә эштә һәм тормышларында уңышлар теләде.
Зур юбилей белән котларга килгән Горький сәламәтлек саклау дирекциясе начальнигы Николай Родин бер төркем табибларга Рәхмәт хатларын тапшырды.
Озак еллар халык сәламәтлеге сагында торган медицина ветераннары Петр Ионов һәм Мансур Абдуллин истәлекләрен белән уртаклаштылар.
Ветераннар Советы җитәкчеләре үз чыгышларында ветераннар сәламәтлеген кайгыртканнары өчен ак халат ияләренә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Матур җырлар һәм дәртле биюләр белән бик матур үрелеп барган өч сәгатькә сузылган бәйрәм күмәк хор белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз