news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедәге сайлау участокларында лотерея уйнаталар

Әгерҗедәге участокларда район кулланучылар җәмгыятенең аш-су осталары әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчәргә мөмкин.

(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗенең сайлау участокларында тавыш бирүчеләр өчен лотерея уйнатыла. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. 

Әгерҗедәге участокларда район кулланучылар җәмгыятенең аш-су осталары әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчәргә мөмкин.

Сайлау участокларында Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына, әлеге спорт оешмаларындагы тренировка залларына, тоз бүлмәсенә бару өчен сертификатларга лотереялар да уйнатыла.

"Мин Боз сараенда бушлай тимераякта шуу өчен лоторея оттым. Сөенечемнән кош тоткандай сөендем", – диде Әгерҗедә яшәүче Гөлназ ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot