Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗедәге Рәсимә апа Галләмова туксан яшендә дә актив тормыш белән яши
Аңа “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илназ Сәфәров Россия Президенты һәм район башлыгы котлавын да җиткереп, бүләкләр тапшырды.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедәге Рәсимә апа Галләмова туксан яшендә дә актив тормыш белән яши, дип яза җирле басма.
Тобада туып-үскән, Тирсә мәктәбендә укыган Рәсимә гомерен Әгерҗе шәһәре белән бәйләгән. Ул башта азык комбинатында хезмәт куйган, аннары район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Уңган егет Мөхәммәтдин белән гаилә корып өч ул, өч кыз үстергәннәр. Биш баласы бәхетен туган шәһәребездә тапкан. Тынгысыз җанлы, хәзер дә актив тормыш белән яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәсимә Галләмовага “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илназ Сәфәров Россия Президенты һәм район башлыгы котлавын да җиткереп, бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз