Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында йөзү буенча тәүге ярышлар узды
Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган “Олимп“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды.
(Әгерҗе, 10 гыйнвар, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Кышкы каникулның соңгы көнендә Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган “Олимп“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды, дип яза район газетасы.
Бәйгедә катнашучыларны спорт комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин сәламләде һәм яшь йөзүчеләргә уңышлар теләде.
–Әлеге бассейн ачылуны без күптәннән бик зарыгып көтеп алдык. Биредә беренче көннән үк бик күп балаларның шөгыльләнүе – зур сөенеч. Без киләчәктә сезнең арада йөзү буенча республикада, Россиядә танылган спортчылар чыгачагына ышанабыз, – диде ул.
Әле бер ай гына шөгыльләнсәләр дә, балалар йөзү буенча шактый шомарганнар инде. Ярышта төрле яшь категорияләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Аларга Грамоталар һәм бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз