news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедәге “Наз“ приютына иганәчеләр өч миллион сумнан артык ярдәм күрсәткән

Казан, Әлмәт, Чаллы, Ижау, Әгерҗедән, авыллардан ярдәм итүчеләр бар.

(Әгерҗе, 12 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева).“Һәр бала кадерле!“ Бу гыйбарә Әгерҗе районы Красный бордагы “Наз“ приюты хезмәткәрләре өчен күптән тормыш девизына әйләнгән инде. 2016 елның ноябрендә республикада “Бергә булдырабыз“ социаль проекты игълан ителгәч, күп кенә игелек ияләре дә, әлеге сүзләрнең дөреслеген раслап, приютка ярдәм итәргә алынган. Аларның иганә ярдәме 3 миллион 848 мең сумга җыелган, дип яза җирле басма.

Приютта тәрбияләнүчеләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу проект өч юнәлеш буенча тормышка ашырылган: “Үзем эшлим, үзем булдырам“, “Кунак бүлмәсе“, “Спортны сайлыйм“.

Балаларга ныклы белем һәм күнекмәләр биреп, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүне күздә тота бу юнәлеш. “Бергә булдырабыз“ проекты игълан ителгәч бу юнәлеш буенча иң элек район башлыгы Валерий Макаров матур үрнәк күрсәтә. Аның ярдәме белән дәрес әзерләү, китап уку өчен кабинет ремонтлана һәм җиһазландырыла.

–Без балаларга хезмәт күнекмәләре бирү өчен “Хуҗабикә“, “Йортны алып бару“, “Алтын куллар остаханәсе“ кабинетлары булдырдык. Иганәчеләр ярдәме белән шушы өч кабинетка капиталь ремонт уздырылды. Алар кирәкле җиһазлар, көнкүреш техникасы, савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителде. Шушы кабинетларда балаларыбыз ризык пешерергә өйрәнә, аларның иҗади сәләтләре ачыла, – дип таныштыра бу эшләрнең башында торган тынгысыз җанлы приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.

Приютта балалар вакытлыча гына яшиләр. Әти-әниләренең хастаханәдә дәвалануы яки гаиләдәге башка проблемалар китергән аларны бирегә. Хезмәткәрләрнең төп максаты – әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм баланы янәдән гаиләгә кайтару. “Кайвакыт бу эш берничә айга сузыла“, ди Гөлчәчәк Рамазановна. “Кунак бүлмәсе“ баланы әти-әнисе, якыннары белән күрештерү өчен булдырылган да инде. Биредәге уңайлы йорт җиһазларын алуда Әгерҗе локомотив депосы ярдәм күрсәткән.

Сәламәт яшәү күнекмәләре булдыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен шушы проект кысаларында футбол мәйданчыгы булдырылган. Ул – Казаннан Иван Курапов җитәкләгән “Доброе дело“ның приютка ярдәме. Мәйданчыкка футбол капкалары алынган, ул койма белән әйләндерелгән. Биредә кечкенә балалар өчен таганнар, карусель, таучык куелган. Аларны башкалабыздан “Зарница“ җәмгыяте булышлыгы белән эшләгәннәр. Туплар, теннис өстәле, бадминтон уены өчен җиһазлар сатып алынган. Казандагы “Бумеранг добра“ хәйриячелек фонды спорт киемнәре алу өчен ярдәм күрсәткән.

Иганәчеләр Казан, Әлмәт, Чаллы, Ижау, Әгерҗедән, авыллардан... Кемнең кулыннан күпме килә. Әгерҗеле Евгений Агафонов кунаклар өчен бүлмәгә телевизор, Александр Плешачков приют радиосы өчен микшер һәм микрофоннар алып биргән. Красный бор егете Михаил Юминов “Хуҗабикә“ бүлмәсенә гарнитур, Азеводан Рамил Исмәгыйлов ишек алдына зур тегермән ясау өчен төзелеш материаллары китергән. “Ил төкерсә, күл булыр“ дигән мәкальнең асылы бик тә ачык күренә биредә. Приют бинасы тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора бүген. Балаларны иҗади яктан үстерү, аларда тормыш-яшәешкә кирәкле күнекмәләр булдыру өчен бөтен шартлар бар биредә.

–“Наз“ приюты коллективы, балалар һәм әти-әниләр белән эшләүдә яңа заманча алымнар уйлап табып, аларны уңышлы тормышка ашыра. Коллективта йөрәген балаларга бирергә әзер киң күңелле хезмәткәрләр эшли. 2016 елның ноябрендә башланып бер ел дәвам иткән “Бергә булдырабыз“ проекты кысаларында биредә күп эшләр башкарылды. Шунысы аеруча куанычлы: иганәчеләрнең саны балалар язмышына битараф булмаучыларның күплеген тагын бер кабат ачык күрсәтте, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100