Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедәге “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре туңган аккошларны коткарган
Бу кошлар ысылдык аккошлар төренә керә.
(Әгерҗе, 12 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре рейд вакытында Иж елгасы өстендә ике аккошны күреп алып ярдәмгә ашыгалар. Алар бозга туңа башлаган булганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Бу кошларның канатлары бозга ката башлаган, үзләре бик нык туңганнар иде. Әлеге кош балалары соң чыгарылганлыктан, әниләре белән бергә җылы якка очарга ныгып җитмәгән булганнар", – дип сөйли заказник директоры Руслан Мәннапов.
Җитәкче аккош балаларын өйгә алып кайты тәрбияли. Хәзер инде алар элекке хәлләренә кайтканнар.
"Әмма аларны өй шартларында тәрбияләргә ярамый. Шуңа күрә без аларны шушы көннәрдә Ижауга уңайлыклар булган база-зоопаркка илтәбез", – ди Руслан Мәннапов.
Бу кошлар ысылдык аккошлар (лебедь шипун) төренә керә. Алар 13-15 килога кадәр үсә. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз