news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедәге “Форпост“ үзәге активисты премия белән бүләкләнде

Елга бер тапкыр әлеге премиягә “Форпост“ үзәге активистлары лаек була.

Әгерҗедәге “Форпост“ үзәге активисты премия белән бүләкләнде
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 6 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Марат Ковалев Әгерҗе районы тарихында беренче тапкыр Артем Айдинов исемендәге премиягә лаек булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалында белем ала, “Форпост“ үзәге активисты, оператив отряд командиры, шәһәр күләмендә уза торган чараларда, акция һәм ярышларда башлап йөрүче.

Белешмә өчен: Казан авиация институтының беренче курс студенты, сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы Артем Айдинов 1965 елда Казан урамында кизү торганда хулиганнар кулыннан вафат була. Аның исеме Казан урамнарының берсенә, мәктәпкә бирелгән.

2000 елда аның исемендәге премия булдырылган. Елга бер тапкыр әлеге премиягә “Форпост“ үзәге активистлары лаек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot