news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедәге бер йортның подъездларын мультфильм геройлары рәсемнәре бизи

Ринат Шиабетдинов Әгерҗе шәһәренең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә йортларындагы подъездларга бик матур рәсемнәр төшергән.

(Әгерҗе, 31 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). М.Горький урамындагы 7нче йорт өчен җаваплы вәкил Ринат Шиабетдинов Әгерҗе шәһәренең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә йортларындагы подъездларга бик матур рәсемнәр төшергән, дип яза җирле басма.

Әлеге подъездларга керүчеләрне мультфильм геройлары, искиткеч матур табигать каршы ала. Ринат әфәнде һәр бәйрәмдә әлеге йортта яшәүчеләрне, бирегә кунакка килүчеләрне сөендерергә тырыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot