news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды

Күргәзмә «Яшьлек» паркында узды

(Әгерҗе, 10 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмә «Яшьлек» паркында булды.

Балалар өчен «7Я» интеллектуаль уены үткәрелде, конкурсларның берсе — «Теләкләр ромашкасы» уены булды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук балалар журналларының яңа чыгарылышлары белән таныштылар.

Моннан тыш, үзәк китапханә абонементында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларга гаилә, балалар тәрбияләү, өй учагы турында әдәбият тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot