news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә гүзәл затлар “Автоледи“ бәйгесендә осталыкларын күрсәтте

Республика бәйгесе алдыннан районда узган “Автоледи“ “репетиция“ булды, диләр анда катнашкан машина йөртү осталары.

(Әгерҗе, 12 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә гүзәл затлар “Автоледи“ бәйгесендә осталыкларын күрсәтте. Республика бәйгесе алдыннан районда узган “Автоледи“ “репетиция“ булды, диләр анда катнашкан машина йөртү осталары, дип яза җирле басма.

Осталар дию юкка түгел, бәйгедә катнашучыларның барысының да кимендә ун еллык машина йөртү стажы бар. Елена Шмырина, Эльнара Шиабетдинова, Татьяна Сергеева, Любовь Тарасованың инде “Автоледи“да катнашу тәҗрибәләре дә зур. Татьяна белән Эльнара район данын яклап Казанда да чыгыш ясадылар. Быел бәйгедә катнашучылар сафына Әгерҗедән Екатерина Абдуллина, Гөлназ Зуева, Гөлнара Сәлимуллина да кушылган.

–“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында “Автоледи“ булачагын укып белдем дә, заявка бирдем, – ди Гөлнара. – Берничә көн юл йөрү кагыйдәләре буенча биремнәрне эшләдем. Әзерләнгәнгәдер, сораулар авыр кебек тоелмады. Бүген мин үземне сынап карау өчен килдем.

Любовь Тарасова да күбрәк теориягә игътибар биргән.

–Юл йөрү кагыйдәләренә бик еш яңалыклар кертелә. Шуңа аларны өйрәнергә кирәк. Ә бәйге шуны таләп итә дә. Дөрес, быел әзерләнергә вакыт кына азрак булды. Шулай да сынатмадым дип уйлыйм, – ди Любовь.

–Мин әле автодромга барып йөреп тә кайттым. Теорияне дә кабатларга тырыштым, – дип әңгәмәгә кушылды Эльнара.

Сорауларга җавап биргәннән соң гүзәл затлар автодромга юл алдылар. Монда фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, иң күп баллны Эльнара Шиабетдинова җыйды. Ул Казанга барачак. Икенче урында – Гөлнара Сәлимуллина. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Олег Капилов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100