news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә фатирда янгын чыгып, 60 яшьлек хуҗабикәнең гомере өзелгән

Фаҗига кичә Карл Маркс урамындагы 245 нче йортта килеп чыккан.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Әгерҗе шәһәрендә бер фатирда янгын чыгып, 60 яшьлек хуҗабикәнең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Фаҗига кичә Карл Маркс урамындагы 245 нче йортта килеп чыккан.

Башлангыч фаразларга караганда, саксыз тәмәке тарту аркасында йорт җиһазына ут капкан һәм ялкын телләре түшәмгә таралган. Янгынның мәйданы 17 квадрат метрдан артып киткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot