Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә “Ел укытучысы“ бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар
4нче мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөмбел Муллахмәтова “Ел укытучысы“ исеменә лаек булды.
(Әгерҗе, 16 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә бер айга якын барган “Ел укытучысы“ район бәйгесенең бүген финалы төгәлләнеп җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
4нче мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөмбел Муллахмәтова “Ел укытучысы“ исеменә лаек булды. Ул һәм икенче урын алган 2нче мәктәптән математика мөгаллиме Артем Воронцов Минзәләдә узачак зона этабында район данын яклаячаклар. Өченче урында – Салагыштан физик тәрбия укытучысы Роза Исмәгыйлева.
Бу көнне “Иң яхшы татар теле укытучысы“ бәйгесенә дә йомгак ясалды. Быел әлеге исемгә 3нче мәктәптән Гөлназ Бәдертдинова лаек булды.
Сентябрьдән башлап кына район мәктәпләрендә яшь буынга белем бирә башлаган педагоглар “Укытучы дебют“ номинациясендә сыналдылар. 3нче мәктәпнең физик тәрбия педагогы Лада Гульнева җиңүче булды.
“Ел укытучысы“ бәйгесе башта мәктәпләрдә узды. Аннан 30 педагог, район бәйгесенә чыгып, дәресләр күрсәтте. Жюри әгъзалары иң яхшы 20 педагогны сайлап алды. Алар янә дәрес һәм дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, педагогларны котлап, аларга зур уңышлар теләде, Мактау грамоталары тапшырды. Мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы белән җитәкчелек итүче Гөлсинә Мөхәммәтдинова бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз