news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә ел тәрбиячесен ачыкладылар

8 нче балалар бакчасыннан Елена Дериглазова җиңү яулады һәм “Ел тәрбиячесе“ исеменә лаек булды.

(Әгерҗе, 5 декабрь, “Татар-информ“, Асия Корбангалиева). Әгерҗедә “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең финалы узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Анда 1нче, 3нче, 5нче, 8нче, Кырынды, Кичкетаң балалар бакчаларыннан Аксана Шиһапова, Наталья Сәитова, Оксана Усманова, Елена Дериглазова, Рәфинә Сабирҗанова, Сәрия Саматова катнаштылар.

Алар дәрәҗәле жюри алдында мастер-класс күрсәттеләр. Беренче, икенче турда һәм финалда иң югары баллар җыйган 8нче балалар бакчасыннан Елена Дериглазова җиңү яулады һәм “Ел тәрбиячесе“ исеменә лаек булды.

Югары квалификацияле тәрбияченең хезмәт стажы 34 ел. Аңа район мәгариф җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды. Елена Алексеевна Чаллыда зона этабында катнашачак.

Ә призлы урыннарны Кичкетаңнан Сәрия Саматова һәм 5нче бакчадан Оксана Усманова алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100