news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә егетләрне армиягә әзерлиләр

Әгерҗе районының 42 егете бу көннәрдә Красный бор авылында хәрби өйрәнүләр уза.

(Әгерҗе, 30 май, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районының 42 егете бу көннәрдә Красный бор авылында хәрби өйрәнүләр уза. Аларны өч көнлек өйрәнүләргә Әгерҗедән тантаналы төстә озаттылар, дип яза җирле басма.

Башта егетләр үз мәктәпләрендә теоретик курсны уздылар. Ә практик күнекмәләрне үтәр өчен Красный борның “Алмалы“ лагере билгеләнгән иде.

Юлга чыгар алдыннан “Хәрби туганлык“ район оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин егетләргә инструктаж уздырды:

–Әлеге җыенда өйрәнгәннәрегез армиягә киткәч тә кирәк булачак. Ул сезне олы тормыш юлына әзерли. Авыр минутларда бер-берегезгә ярдәм итәргә тырышыгыз. Сынауларны төгәл үтәгез, үзегезне саклагыз., – диде ул.

Егетләр бу көннәрдә районның иң матур табигать кочагында 2нче мәктәп укытучысы Ринат Шакиров җитәкчелегендә хәрби өйрәнүләр узалар. Шәхси состав взводларга бүленгән. Булачак солдатлар хәрбиләрнең көнкүрешен, каравыл һәм эчке хезмәтне оештыру, физик һәм медицина әзерлеге кебек мәсьәләләрне өйрәнү белән бергә, хәрби һөнәр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат та беләләр, спорт ярышларында көчләрен, осталыкларын күрсәтәләр.

Җыеннар тәмамлангач егетләрнең һәрберсенә ОБЖ курсын узу буенча йомгаклау билгесе куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100