Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә депутатлар белән очрашуда мәктәп-бакча салу турында сүз барды
Әгерҗе районына РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин килде.
(Әгерҗе, 5 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районына килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинның эшлекле визиты вакытында сүз шәһәрнең түбәнге өлешендә яңа мәктәп-бакча салу турында барды. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Валерий Макаров, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина озатып йөрделәр, дип яза җирле басма.
Кунакларның эшлекле сәфәре быел капиталь ремонт уздырылган 5нче балалар бакчасыннан башланды. Бакча белән танышу барышында депутатлар белем һәм тәрбия бирү шартларын күзәттеләр, хезмәткәрләр һәм сабыйлар белән аралаштылар. Әлфия Когогина балаларга белем һәм тәрбия нинди программа нигезендә бирелүе белән дә кызыксынды, меню белән дә танышты.
–Биредә сабыйларга белем һәм тәрбия бирү өчен тиешле шартлар тудырылганы бакчага атлап керүгә үк күзгә ташлана. Балаларның күзләрендә очкын бар икән, димәк, бакчада аларга ошый. Ә бу – иң мөһиме, – диде Әлфия Гомәровна.
Бу көнне бакчага Өлкәннәр декадасы уңаеннан кунакка чакырылган ветеран хезмәткәрләргә дә иң җылы теләкләрен җиткерде халык илчесе.
–Үз эшегезнең остасы, яшьләрнең остазы булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүген бирегә чакырылуыгыз бакча белән элемтәдә торуыгыз хакында сөйли. Буыннар бәйләнеше булганда матур традицияләр дә сакланыр, белем һәм тәрбия нигезе дә нык булыр, – диде ул.
Әгерҗедәге коррекцион мәктәп-интернат, 3нче бакча, 1нче гимназия – бүгенге көндә белем һәм тәрбия бирү шартларын үзгәртүгә иң мохтаҗ учреждениеләр исәбендә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз