news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.

Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

(Әгерҗе, 27 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 26 апрельдә, радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә Әгерҗедә чернобыльчеләрне, вафат булганнарының тол хатыннарын Җиңү скверына митингка җыйдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әгерҗе районыннан радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә 20 ир-егет катнашкан. Бүгенге көндә аларның 12се генә исән-сау. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, хәрби комиссар Илгиз Галиев 33 ел элек Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан батыр ир-атларга тирән ихтирамнарын белдерделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

– Сез, сәламәтлегегезне, хәтта гомерегезне дә куркыныч астына куеп, күзгә күренмәс “дошман“ белән көрәшкә күтәрелдегез. Сезнең батырлык һәм фидакарьлек яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора, – диделәр алар.

–Ул көннәрне искә алганда әле дә күзгә яшь тула. Күз алдында күпме кешенең гомере өзелде. Палаткаларда ачлы-туклы яшәдек. Чернобыльдәге 2,5 ай булган вакыт минем бөтен сәламәтлегемне урлады, – диде Рәзил абый Гадршин.

Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot