news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Чаңгы юллары ярышларында бер меңнән артык кеше узышты

Район күләмендә барлыгы 800 укучы чаңгы юлларына чыкты.

(Әгерҗе, 17 февраль, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗедә чаңгы ярышы иртәнге сәгатьләрдә үк башланды. Төшкә кадәр стадионда 1-6 сыйныфтан 300 укучы узышты. Район күләмендә барлыгы 800 укучы чаңгы юлларына чыкты. Ә төштән соң җитәкчеләр, оешма-учреждение хезмәткәрләре, ветераннар “Орешник“ ял паркына җыелдылар. Гомумән, “Чаңгы юллары“ акциясенә бер меңнән артык кеше кушылды, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

- Без бу паркка беренче кар төшү белән килә башлаган идек. Кыш буе һәр ялда, һава торышы нинди булуга карамастан, чаңгыда җилдерәбез. Әле бит “Орешник“ белән өй арабыз да якын түгел, өч километр тирәсе. Җәяү киләбез, 7-8 чакрым йөрибез, аннан тагын җәяүләп кайтабыз. Әмма армыйбыз. Киресенчә, кәеф күтәрелә, эшкә дәрт арта гына, – диләр Рәсимә Камалетдинова һәм Әлфия Яппарова.

Хатын-кызлар – ике, ир-егетләр биш чакрымга узыштылар. 1нче гимназиянең физкультура укытучысы Владимир Якимов старттан кузгалып китүгә егылса да, көндәшләреннән артка калса да, ярты чакрымнан аларны куып җитеп, иң беренче булып финишка килде.

–Быел трасса яхшы, һава торышы шәп. Ничек сынатасың шулай булгач! Алга чыгыйм дип ялгыш егылдым, әмма барыбер алга чыктым. Икенче сулыш ачылгандай булды, – диде ул финишка килгәч.

Бу көнне җиңүчеләргә “Чаңгы юллары–2017“ дигән башлыклар бирделәр. Спорт сөючеләрне район Мәдәният сарае артистлары сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов аларга иң матур теләкләрен җиткерде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100