news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» фотостудиясен оештырган, Татарстанга гашыйк рәссам истәлегенә күргәзмә ачылды

Татарстанда Виталий Ковалевский башлаган иҗади хәрәкәтне бүген аның укучылары дәвам итә.

«Казан» фотостудиясен оештырган, Татарстанга гашыйк рәссам истәлегенә күргәзмә ачылды
Абдул Фархан

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Казан» халык фотостудиясенә нигез салган рәссам, фотография белгече Виталий Ковалевскийга багышланган күргәзмә ачылды. Фотография сөючеләрне берләштергән әлеге студия 59 ел инде Казанның Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда эшли. 

«Виталий Ковалевский тууына быел 88 ел тула. Ул бик зыялы, талантлы кеше иде. Тумышы белән Ленинград өлкәсеннән. Аңа Бөек Ватан сугышы елларындагы блокаданы да кичерергә туры килә. Эвакуацияләнеп, үсмер елларында Татарстанга эләгә. Һәм бу төбәккә гашыйк булып, тормышын корып, төпләнеп кала. Ул рәссам да, фотограф та, зәркәнчелек остасы да иде. Үз тирәсенә балаларны, яшьләрне туплап сәнгать дөньясына юл ачты», — дип сөйләде «Казан» студиясенең бүгенге җитәкчесе Солтан Исхаков.

Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда оештырылган күргәзмәдә Виталий Ковалевскийның майлы буяулар белән ясалган картиналары, шәхси архивында сакланган фотографияләре һәм үзе ясаган зәркән эшләнмәләренең фотоүрнәкләре тәкъдим ителде. Тантаналы ачылышта аның укучылары, шул исәптән, рәссамнар һәм фотографлар катнашты. Татарстанның Фоторәссамнар берлеге җитәкчесе Рамил Гали котлау сүзләре белән чыгыш ясап, «Казан» фотостудиясенә уңышлы эшчәнлек теләде.

1959 елда Мәдәният сараенда балаларга рәсем ясарга өйрәтә торган студия ачыла. Балачакта бирегә Виталий Ковалевский дәресләренә йөргән Леонид Захаров, Владимир Гаврилов, Михаил Кузнецов, Анна Коробкова, Нияз һәм Айдар Хисамовлар кебек бик күп талантлар танылган рәссамнар булып үсеп җитә. Ә берничә елдан ул фотография белән кызыксынган яшьләр өчен фотостудия ача. Бүгенге көндә «Казан» фотостудиясен җитәкләгән танылган фотограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Солтан Исхаков та — аның укучысы. 

Останың кызлары — Ольга һәм Алена Ковалевскаялар да киләчәккә һөнәр итеп рәсем сәнгатен сайлаган. «Безнең әти Татарстанга, Иделгә, татар халкына гашыйк иде, бәлки шуңа да Ленинградка кайту уенда да юк иде. Безнең әни ягыннан әбиебез татар иде, ул безне татар милли ризыклары белән сыйлады, аларны әзерләргә өйрәтте. Әтием токмачлы ашны бездән дә тәмлерәк итеп пешерә иде. Татарстанда укучылары аның иҗат юлын дәвам итүенә без бик сөенәбез», — дип сөйләде Алена Ковалевская күргәзмә ачылышында.

Мәдәният сарае директоры Валентина Иванова күптән түгел бинада зур ремонт үткәрелүен һәм бүгенге көндә биредә мәдәният сөючеләр өчен төрле чаралар һәм күргәзмәләр үткәрергә барлык мөмкинлекләр булуын искәртте. «Казан» фотостудиясенең Казанда бердәнбер булуын һәм республиканың мәдәни тормышында мөһим урын алып торуын да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100