Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә “Чәчәк атучы шәһәр” бәйгесе игълан ителде
Җиңүчеләр 3 августта – Тимер юлчылар шәһәре көнендә бүләкләнәчәк.
(Әгерҗе, 29 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗедә бик тиздән локомотив депосының һәм станциянең 100 еллыклары уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Шул уңайдан, “Чәчәк атучы шәһәр” дип аталган бәйге игълан ителде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйгене “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты үткәрә. Аның үзенчәлекләре хакында берәмлекнең башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Вәлиев сөйләде.
"Бәйге локомотив депосы һәм станциянең юбилейларына багышланганлыктан, һәр эш шәһәр һәм тимер юл арасындагы бәйләнешне чагылдырырга тиеш. Композиция ясау өчен агач, пластик, тимер, таш кебек кул астындагы материаллардан файдалана аласыз. Әлеге объектлар кичке якта яктыртыла торган булса, тагын да яхшы", – диде Руслан Вәлиев.
Шулай ук “Оешма территориясен иң матур бизәү”, “Сәүдә объекты территориясен иң матур бизәү”, шәхси йортта яшәүчеләр өчен “Шәхси йорт территориясен иң матур бизәү”, күпкатлы йортлар арасында “Ишегалды территориясен иң матур бизәү”, “Мәгариф учреждениесе территориясен иң матур бизәү” кебек номинацияләрдә катнашу мөмкинлеге дә бар.
Бәйгедә катнашу өчен композицияләрне (кимендә 5 булырга тиеш), бизәлгән территорияләрне фотога төшереп, Gorisp.agr@tatar.ru электрон адресына юлларга кирәк. “Чәчәк атучы шәһәр” дигән билге дә куярга онытмагыз.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 19 июльгә кадәр кабул ителә. 31 июльдә йомгак ясала. Җиңүчеләр 3 августта – Тимер юлчылар шәһәре көнендә бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз