news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә чәчүдә иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк

Быел барлыгы 14 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчү бурычы тора.

Әгерҗедә чәчүдә иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк

(Әгерҗе, 15 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быелгы язгы чәчү вакытында Әгерҗе районы басу-кырларында 102 трактор эшләячәк.Чәчү вакытында иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Туфрак эшкәртү өчен 40 культивация һәм БДМ әзер. 24 чәчү агрегаты, биш чәчү комплексы да төзекләндереп бетү алдында тора.

Быел барлыгы 14 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчү бурычы тора. Көздән 10 мең гектарда арыш, бодай чәчелгән.

Язгы чәчүдә беренче, икенче, өченче урын алган механизаторларга 400, 300, 200 килолы бозаулар биреләчәк. Иң күп җир эшкәртүчеләр, чәчүчеләр дә премия алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot