news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә быел җан башына 7,2 литр спиртлы эчемлек сатылган

3 кеше, читтән кертелгән эчемлектән агуланып, хастаханәгә эләккән

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Тугыз айда Әгерҗе районында 105 сәүдә ноктасында җан башына 7,2 литр спиртлы эчемлек сатылган. Узган ел бу күрсәткеч 8,2 литр булган.

Әгерҗедә быел 3 кеше, читтән кертелгән эчемлектән агуланып, хастаханәгә эләккән. “Районыбыз кибетләрендә спиртлы эчемлек сатылуның кимүенә халыкның бик еш кына аракыны күрше Кече Пурга, Ижау һәм Сарапулдан сатып алуы да сәбәп булып тора, – дип аңлата территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова районда узган “түгәрәк өстәл”дә.
Авыл башлыклары да кибетләрдә Татарстанда җитештерелгән спиртлы эчемлекләр ассортименты, Удмуртия кибетләренекенә караганда, сайрак булуын әйттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров сәүдә нокталары хуҗаларын әлеге тәнкыйтькә колак салырга чакырды, дип белдерә “Әгеоҗе хәбәрләре” басмасы.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100