news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды

Әлеге үзәкләрнең эшчәнлеге Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү фонды грантлары хисабына тәэмин ителә.

(Әгерҗе, 15 июль, "Татар-информ", "Әгере хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗедә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Анда “Россия юристлары берлеге“ Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе Тимур Какохо, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, адвокат Светлана Аитова катнаштылар, дип яза җирле басма.

Әгерҗе районында бушлай юридик ярдәмне адвокат Светлана Аитова һәр атнаның чәршәмбесендә 9-11 сәгатьләрдә күрсәтәчәк. Үзәкнең адресы – К.Маркс урамы, 2а, 211нче офис (“Әгерҗе“ сәүдә йорты). Алдан язылу өчен телефон: 89061235657.

Киләчәктә башкаладан еракта урнашкан районнарда Россия юристлары берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе тарафыннан тагын шундый җиде хокукый ярдәм күрсәтү үзәге ачу планлаштырыла. Әлеге үзәкләрнең эшчәнлеге Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү фонды грантлары хисабына тәэмин ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot