news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә булачак солдатлар өчен “Хәрби чакырылыш“ көне үткәрелде

Быел 42 егет солдат каешы буачак.

Әгерҗедә булачак солдатлар өчен “Хәрби чакырылыш“ көне үткәрелде
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 11 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Матур традиция буенча Әгерҗе районыннан көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен “Хәрби чакырылыш“ көне уздырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел 42 егет солдат каешы буачак. Егетләр Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән елны хезмәт итәләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева булачак солдатларга хәер-фатиха бирделәр. Елена Скворцова матур җырларын бүләк итте.

Егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot