Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә беренче тапкыр Кулчатырлар фестивале узды
Иң олы яшьтәге катнашучы 90 яшьлек Майфруза әби иде.
(Әгерҗе, 3 август, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). 4 августта Әгерҗедә аңа шәһәр статусы бирелүгә 80 ел тулу һәм Тимер юлчылар көне уңаеннан бик күп бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм алдыннан уздырылган Зонтиклар парады әлеге тантаналарга үзенчәлекле старт бирде, дип яза җирле басма.
Әгерҗенең юбилеена багышлап оештырылган бу бәйрәмдә 60тан артык кеше катнашты. Алар шәһәрнең үзеннән дә, район авылларыннан да килгәннәр иде. Яңа тәпи йөри башлаган сабыйлардан башлап балалар, яшьләр, әти-әниләр, лаеклы ялдагылар да катнашты анда. Иң олы яшьтәге катнашучы 90 яшьлек Майфруза әби иде.
Зонтиклар парады “Яшьлек“ паркыннан башланып, зур матур салават күперен хәтерләтеп, урам буйлап юлын дәвам итте.
Нинди генә темалар уйлап тапмаганнар бәйрәм хуҗалары: әкият геройлары, бал кортлары, чәчәкләр, көнбагыш, яшелчә, гөмбә... Талчыбыктан ясалганнары да, челтәрләп үрелгәннәре дә, тасмадан ясалганнары бар бар биредә. Әгерҗенең юбилеена багышлап бизәлгәннәренең дә күп булуына гаҗәпләнәсе түгел: зонтикларда Әгерҗенең эмблемалары да, әләме дә, хәтта паровоз да урын алган.
Бай иҗади фантазиянең, буяулар байлыгының барлык төсләрен чагылдырган бәйрәм җыр-биюләр, зонтикларга багышлап язылган шигырьләр белән матур үрелеп барды.
Зонтиклылар биш номинациядә үзләренең кул чатырларын тәкъдим иттеләр: “Иң креатив зонтик“, “Иң күңелле зонтик“, “Соклангыч челтәр“, “Икебезгә берәү“, “Гаилә зонтигы“. Аларның һәркайсына Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Күңелле флэшмоб белән тәмамланган фестиваль катнашучыларга да, тамаша кылучыларга да күтәренке кәеф, матур тәэсирлар бүләк итте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз