news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә беренче сыйныфка баручы балаларга бүләк бирделәр

Булачак укучыларга язу-сызу кирәк-яраклары, икенче аяк киеме өчен капчык, йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

Әгерҗедә беренче сыйныфка баручы балаларга бүләк бирделәр
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 29 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедәге “Кировское“ ТОСы рәисе Клара Безбородова җитәкчелегендәге активистлар беренче сыйныфка баручы малай-кызларга бүләк ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар булачак өч укучыга язу-сызу кирәк-яраклары, икенче аяк киеме өчен капчык, йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
 
"Балалар һәм әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды. Ә булачак беренчеләргә яхшы укуларын, тәртипле булуларын теләдек", – диде Клара Васильевна.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100