Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә беренче сыйныфка баручы балалар өчен бәйрәм оештырылды
Быел Әгерҗе районында 485 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә.
(Әгерҗе, 18 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Белем иленә барырга санаулы гына көннәр калып барганда булачак укучыларны Әгерҗе районы Мәдәният сараена “Исәнме, мәктәп“ исемле бәйрәм чарасына җыйдылар, дип яза җирле басма.
–Улым Илмурат мәктәпкә барасы көнне санап кына тора. Өр-яңа костюмын әллә ничә киеп карады инде. Сумкасына бөтен кирәк-яракны тутырып куйды. Укый белә, ун эчендә куша, ала. Укырга барырга әзер дип уйлыйм, – ди 4нче мәктәпкә барачак улы өчен сөенеп Лидия Бәшәрова.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина балаларны мәктәпкә әзерләгән, аларга тәрбия биргән мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.
–Сез инде хәзер зурлар. Алда сезне кызыклы белем дөньясы көтә. Укытучыларны тыңлагыз, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерегез. Белемле, акыллы балалар булып үсегез, – дип хәер-фатихасын бирде ул балаларга.
Аннан булачак беренчеләр өчен өчен күңелле концерт булды. Замана баласының сәхнәдә үзен иркен тотуына, чатнатып сөйли белүенә, актерлык осталыгына сокланды тамашачылар. Алар инде мәктәпкә барырга ныклы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Әкият-шигырьләр, җырлар гына түгел, хәтта кино төшерү серләрен дә беләләр икән.
–Ышандырып әйтәбез: без мәктәптә иң яхшы укучылар булачакбыз, – диделәр малайлар-кызлар.
Быел Әгерҗе районында 485 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Аларның 332се – шәһәрдә, 153е – авылларда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз