news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә “Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел“ бәйгесе игълан ителде

Җиңүчеләр тантаналы төстә бүләкләнәчәк.

Әгерҗедә “Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел“ бәйгесе игълан ителде
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре").  Әгерҗе районы балалар китапханәсе Татарстан  Хәрби комиссариаты белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей елы уңаеннан укучылар арасында “Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел“ исемле иншалар һәм эзләнү эшләре игълан итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шул уңайдан балалар китапханәсендә әфганчылар Фоат Йосыпов һәм Василий Александров белән бик җылы очрашу уздырылды. Анда 4нче мәктәп укучылары катнашты.

Малайлар-кызлар канлы бәрелешләрдә булган батырларның чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Халык безнең солдатларны ничек кабул итте, анда табигать нинди, хезмәт бурычын үтәү куркыныч булдымы кебек сораулар да бирделәр.

Укучылар әлеге очрашудан бик бай мәгълүмат алдылар һәм бәйгедә катнашырлар дип уйлыйбыз. Ә районда иншаларга йомгак 5 февральдә ясала. Җиңүчеләр тантаналы төстә бүләкләнәчәк. Аларның эшләре Казанга җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100