Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә БАМ күперен капиталь төзекләндерү өчен 47 млн чамасы акча бирелгән
1974 елда төзелгән БАМ күперендә бер генә тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган.
(Әгерҗе, 19 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗедә БАМ күперен капиталь төзекләндерү өчен 47 млн чамасы акча бирелгән. 1974 елда төзелгән БАМ күперендә бер генә тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган, дип яза җирле басма.
БАМ күперен капиталь төзекләндерү эшләре июль аенда башланган иде. Ул хәзер дә кызу темплар белән дәвам итә. Киләчәктә күпер генә түгел, аның тирә-ягы да яңача төсмер алачак. Күперне төзекләндерү эшләре белән Йошкар-Оладан “Мостремстрой“ төзелеш-җитештерү предприятиесе шөгыльләнә. Шушы ук оешма узган ел Иж елгасы аркылы салынган күперне дә капиталь төзекләндерүдә эшләгән иде. Эшчеләргә уңайлы булсын өчен төзекләндерү эшләре барышында автомобильчеләргә күпердән чыгу чикләнде. Хәрәкәтне көйләү өчен махсус светофорлар куелган.
–БАМ күперен төзекләндерү буенча башкарырга кирәкле эшләрнең дә яртысыннан артыграгы төгәлләнде инде. Машиналар йөри торган юлны, җәяүлеләр өчен тротуарны, күпернең аскы ягын төзекләндерү – барысын да параллель рәвештә проект нигезендә алып барабыз. Материаллар белән тәэмин ителеш яхшы. Шунысын да әйтми мөмкин түгел: эшебездә заманча катнашмалар, буяулар, гидроизаляцион материаллар кулланабыз, – ди прораб Дмитрий Казаков. – Безнең өчен иң катлаулысы – күпернең аскы өлешен ремонтлау. Чөнки аны буяу, штукатуркалау, шпаклевкалау кебек эшләрне фәкать тимер юл тарафыннан “тәрәзәләр“ бирелгән чакта гына башкара алабыз. Шуңа бу өлештәге эш темпы безгә генә бәйле түгел.
Күперне төзекләндерүдә уртача 20дән артык эшче хезмәт куя. Алар өчен эш сәгате иртәнге сәгать җиденче яртыда башланып, кичке сәгать 7гә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз