Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә Балалар иҗат йорты һәм бассейн төзелеше кызу темплар белән бара
Әлеге объектларны кулланылышка тапшырырга өч кенә ай вакыт калып бара.
(Әгерҗе, 23 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә узган ел нигез салынган Балалар иҗат йортында һәм физкультура-сәламәтләндерү компексында төзелеш эшләренең кызган чагы. Әлеге объектларны кулланылышка тапшырырга өч кенә ай вакыт калып бара, дип яза район газетасы.
Чайковский урамындагы бу мәһабәт бинаның төзелешенә Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой“ ширкәте төзүчеләре августта нокта куябыз дип ышандыралар. Ике катлы, 1500 квадрат метрлы бинаның тышкы ягында эш бик күп тә калмаган. Стеналар күтәрелгән, тәрәзәләр куелган. Шушы көннәрдә түбәсен профнастил белән ябачаклар. Эчке ягында эшләр тулы көчкә алып барыла. Бүлмәләр бүленгән, стеналар штукатурланган.
–Электр чыбыклары суздык, су керттек, канализация эшләдек. Җылылык системасы эше дә – төгәлләнү алдында. Аннан бүлмәләргә ишекләр кую, санузел урнаштыру, обойлар ябыштыру кебек эшләр башкарылачак, – ди баш инженер Сергей Васильев.
Биредә бию, иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылачак, диләр. Балалар хәрәкәте клубы эшен җәелдерергә уйлыйлар. Әгерҗелеләрнең күптәнге хыялы картинг белән дә шөгыльләнеп булачак. Моның өчен махсус территория бүленгән. Аны да тиздән төзекләндерә башлыйлар.
Олылар һәм балалар өчен ике бассейнлы, көрәш, һәм башка спорт төрләре белән төркемләп шөгыльләнү өчен заллары булган 2000 квадрат метрлы физкультура-сәламәтләндерү комплексына Казанның “ФОРТЭКС“ ширкәте төзүчеләре июль аенда нигез ташы салганнар иде. Биредә эшләр кыш көне дә тукталмады. Комплекс күзгә күренеп үсә, матурлана. Эшчеләр аны үзвакытында кулланылышка тапшыру өчен тырышалар.
–Төзелештә иртәнге сәгатьләрдән үк техника гөрелтесе ишетелә башлый. Анда сиксәнгә якын кеше эшли. Алар – кичке сәгать сигезгә кадәр объектта. Эшне кызу тотабыз дип сыйфат турында да онытмыйбыз, – ди прораб Булат Йосыпҗанов.
Комплекста металл корылмаларны монтажлау төгәлләнгән. Хәзерге вакытта бетонлау һәм кирпеч өю белән мәшгуль төзүчеләр.
Бик тиздән түбә ябу, тәрәзәләр кую һәм башка эшләргә тотынабыз. Иң соңыннан су, электр, җылылык челтәре үткәрергә, территорияне төзекләндерергә планлаштырабыз, – ди Булат Рөстәмович.
Спорткомплекс төзелеше белән һәрвакыт кызыксынып торганнары, ярдәм иткәннәре өчен район башлыгы Валерий Макаровка һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдиновка олы рәхмәтен дә җиткерде ул.
–Комплекс олысы-кечесе өчен спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту урыны булсын, халыкны һәрвакыт җәлеп итеп торсын өчен тырышабыз, – дип тә өстәде Булат.
Чынлап та, әлеге объектлар турында шәһәрдәшләребез күптән хыяллана иде. Хыяллар тормышка ашарга, өй туйлары уздырырга озак вакыт калмый...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз