news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә балалар арасында иң яхшы намаз укучыны ачыкладылар

Иң кечкенә катнашучы Сөләйман Гыйззәтуллинга 3 яшь иде.

Әгерҗедә балалар арасында иң яхшы намаз укучыны ачыкладылар
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 31 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Төрдәле мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район күләмендә уздырылган бәйгедә Исәнбай, Ямурза, Хор.Ключ, Кырынды, Чишмә авылларыннан һәм Әгерҗе шәһәреннән килгән 20 бала ( 11 малай һәм 9 кыз) катнашты. Аларны якты йөз белән Төрдәле мәчете имамы Зефир хәзрәт, мөгаллимә Илсөяр Зариповлар каршы алды.

Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 11 яшькә кадәрге һәм 14 яшькә кадәрге балалар катнашты.  Иң кечкенә катнашучы Сөләйман Гыйззәтуллинга 3 яшь иде.

 Чараны дини темага шигырь һәм җыр белән 6 яшьлек Алиша Тарисова башлап җибәрде. Аңа һәм бик матур итеп шигырь сөйләгән Әдилә Сәхипова, Нурислам Сәхипов, Нуриман Корбановка “Сөбханаллаһ!” соклану сүзләре яңгырады.

Ярыш барышында һәр бала жюридагылар әйткән бер намазны укып күрсәттеләр. Аннан соң шул темага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Ярыш барышында имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм “Нур” мәчете мөгаллимәсе Әлфия Галләмова балалар һәм зурлар өчен викторина да уздырдылар.

Җиңүче һәм призлы урын алучыларга Диплом һәм бүләкләрне Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин тапшырды. Шулай ук барлык катнашучыларга да татлы күчтәнәчләр өләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100