news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә бал фестивале узачак

Оештыручылар бал экофестиваленең талисманын ясауга бәйге игълан итте.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). 12 август көнне Әгерҗедә "Пчелино" экофестивале узачак, дип хәбәр ителә район газетасы сайтында.

Оештыручылар бу чара алдыннан бал экофестиваленең талисманын ясауга бәйге игълан итте.  Конкурс агымдагы елның 5 апреленнән 15 майга кадәр уздырыла. Конкурста, нинди эшчәнлек алып баруына һәм яшенә карамастан, барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

Талисманны ясаганда, республика үзенчәлекләрен һәм фестивальне уздыру аудиториясен күздә тотарга кирәк. Шул ук вакытта ул умартачылык темасын чагылдырырга һәм аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш. Таләпләр мондый: талисманның дизайны һәм кулланылган төсләр аны сувенир продукциягә (киемгә, күкрәккә тага торган билгегә, уенчыкка, папкага) урнаштырганда туры килүе мөһим. Шулай ук талисманны экофестиваль уздырган урынны бизәүдә куллана алырлык булсын. Талисманны үз зурлыгында киемдә куллану мөмкинлеге булырга тиеш, ягъни мондый костюмда йөрергә, биергә һәм җәмәгатьчелек белән аралашырга уңайлы булсын.

Дизайн-проектын (рәсем, бәйләнгән эшләнмә һ.б.) күрсәтелгән электрон адреска җибәрергә мөмкин: amoagryz@yandex.ru. Шулай ук проектны Әгерҗе, Гагарин ур., 68а адресы буенча урнашкан "Авангард" яшьләр үзәгенә китерергә була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100