Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә бадминтон ярышларында унлап егет осталыкларын күрсәтте
Аликс Дәүләтшин беренчелекне яулады.
(Әгерҗе, 26 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында ир-егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бадминтон ярышы булды. Анда ун ир-егет әлеге спорт төрендә осталыкларын күрсәттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тәҗрибәле бадминтончылар белән бер мәйданга 2нче мәктәп укучылары Данил–Динар Галиуллиннар, Илнат Ибраһимов, Даниэль Трусов чыктылар. Үзләре белем ала торган мәктәптә бадминтон белән шөгыльләнүче бу яшүсмерләр Удмуртия беренчелегенә узган ярышларның призерлары буларак та танылдылар инде.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников, училище, Сарсак-Омга лицее директорлары Илшат Гайнетдинов, Сергей Маркитонов, Чаллыдан әлеге ярышка махсус кайткан Олег Латыйфов, күп тапкыр Әгерҗедә бадминтон буенча җиңүче булган Аликс Дәүләтшин, студент егет Хуршет Кенджаев җиңү өчен җан аттылар.
Нәтиҗәдә, Аликс Дәүләтшин беренчелекне яулады. Икенче-өченче урыннарда – Хуршет Кенджаев, Олег Латыйфов, дүртенчедә – Даниэль Трусов.
Бәйгене оештырган Илшат Гайнетдинов, җиңүчеләрне котлап, киләчәктә бадминтон буенча ярышлар дәвам итәчәген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз