news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә авыл җирлекләре башлыклары һәм спорт сөючеләр спартакиадада сыналды

Бу – берничә спорт төрен үз эченә алган район күләмендәге спартакиада.

(Әгерҗе, 24 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә авыл җирлекләре башлыклары һәм спорт сөючеләр спартакиадада сыналды, дип яза җирле басма.

Анда авыл җирлекләре башлыклары һәм авыллардан командалар катнаша. Быелгы спорт чарасы 17 команданы үзенә җыйды. “Олимп“ спорт комплексында көне буе бәйрәм гөрләде. Авыл җирлекләре башлыклары дартс һәм беренче тапкыр йөзүдә сыналдылар. Командалар волейбол, кул көрәше һәм аркан тартуда осталыкларын күрсәттеләр.
Спорт сөючеләр белән ярышларда район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та катнашты һәм аларга көч һәм дәрт бирде. Әле спартакиада төрләре моның белән генә төгәлләнмәде. Ул ел буе дәвам итә. Авыл җирлекләре уннан артык спорт төрендә җиңү өчен җан атачак. Ел ахырында җиңүчеләрне билгеләү һәм хөрмәтләү тантанасы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100