news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә ашлыкны издереп кулланалар

Быел терлекләрне кышын ашату өчен ашлыкны издереп консервлау отышлы булуына Әгерҗе районының “Наҗар“ ширкәтендә күптән инанганнар инде.

 (Әгерҗе, 10 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗедә ашлыкны издереп кулланалар.Быел терлекләрне кышын ашату өчен ашлыкны издереп консервлау отышлы булуына Әгерҗе районының “Наҗар“ ширкәтендә күптән инанганнар, дип яза район газетасы.

–Безнең бу ысулны куллануыбызга сигез ел. Ул экономик яктан бик тә отышлы килеп чыга. Кышын терлекләргә шушы ачыткы белән консервланган азыкны ашатабыз. Издерелгән ашлык фураж, ягъни он урынына бирелә. Димәк, кыш буе тегермән эшләтәсе булмый. Әлеге азыкны терлекләрнең ашказаны яхшы үзләштерә. Ул сөтне, авырлыкны арттыруга да уңай йогынты ясый, – ди “Наҗар“ хуҗалыгының җитәкче урынбасары Ирек Сабирҗанов.

Әлеге хуҗалык 3 августта уракка төшкән.

–Беренче көннәрне ашлыкның дымлыгыгы 38 процент тирәсе иде. Һава торышы җылы булганда дымлылык кими бара. Издерелгән ашлык ясау өчен иң кулае – 32-33 процент. Консервлау өчен, иң беренче чиратта, басу читендә үскән, чүплерәк ашлыкны файдаланабыз, – ди Ирек.

Бу эштә хуҗалыкның төп ярдәмчеләре – укучылар. Амбар мөдире Миләүшә Батырова уң куллары Ленар Зәйнуллин, Данил Гозәиров, Динар Орехов, Гадел Сабирҗанов, Инсаф Шакировның эшеннән канәгать.

–Әлегә иртәнге 7дән кичке 4кә кадәр эшлиләр. Ныклап урак өсте керешкәч, озагракка да калырга туры килер. Кушканны төгәл үтиләр егетләр. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, – ди Миләүшә.

Ижау монтажлау техникумы студенты Ленар Зәйнуллин амбарда икенче җәен эшли инде.

–Көне буе арытса да, ял иткәч, онытыла. Вакытны бушка уздырганчы, монда эшләгәч, бераз акчасы да була. Узган ел биредә алган хезмәт хакы укырга кергәндә әйберләр алырга җитте, – ди Ленар.

–Эшкә керешкәнче барысын да яхшылап аңлаттылар, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж уздырдылар. Сак эшләргә тырышабыз. Ике тапкыр кайнар аш алып киләләр. Көн узганы сизелми дә, – ди Данил Гозәиров.

Быел шушы ысул белән 150 тонна ашлыкны терлек азыгы буларак әзерләү планлаштырыла “Наҗар“ хуҗалыгында. Көн саен ун тонна әзерләүләрен исәпкә алганда, бу эш озакка сузылмас биредә.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә дә издерелгән ашлыкны консервлау эше кызу темплар белән алып барыла бүген. Әлеге ширкәт биш мең тоннага исәп тота.

–Мегаферма янындагы чокырга 600 тонна издерелгән, ачыткы белән болгатылган ашлык салынды инде. Моның өчен Тирсә, Яңавыл басуларыннан арпа ташыдык. Дымлылыгы да тиешле нормаларга туры килә, – ди ширкәтнең баш агрономы Фәңгиз Шакиров.

Мегафермадагы терлекләрне ел дәвамында ашату өчен ун мең тонна фураж кирәк. Димәк, биредә дә шуның яртысын издерелгән ашлык алыштырачак, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100