news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә архив бүлеге ремонт эшләре өчен 6,5 миллион сум акча тотылган

Биредә ремонт эшләрен башкарырга 6,5 миллион сум акча тотылган.

(Әгерҗе, 22 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова).Соңгы ун ел эчендә Әгерҗедәге архив бүлеген әле бер, әле икенче урынга күчереп йөрттеләр. Ниһаять, архив бүлегенә барлык таләпләргә туры килерлек бина табылуына биредә эшләүчеләр сөенеп туялмыйлар, дип яза район газетасы.

–Күченү мәшәкатьләре күп вакыт һәм көч таләп итсә дә, без бик канәгать, – ди бүлек җитәкчесе Марина Романова. – Моңа кадәр эшләгән биналарның берсе дә архив саклау нормаларына туры килми иде. Шуңа күрә без район җитәкчелеге исеменнән ТРның архив эше буенча Дәүләт комитетына хат юлладык. Мөрәҗәгатебезне игътибарсыз калдырмадылар. Гагарин урамындагы 70а йортын капиталь төзекләндерү программасына керттеләр. Үзәктә урнашкан әлеге бинада ремонт ясалганнан соң бик якты һәм уңайлы. Бинаның бер катлы булуы клиентларыбыз өчен дә бик җайлы. Безгә күбрәк лаеклы ялдагы өлкән буын кешеләре мөрәҗәгать итә бит. Шулай итеп, шәһәр үзәгендә урнашкан бинабыз барлык таләпләргә дә туры килә дип сөенеп әйтә алабыз.

Биредә ремонт эшләрен башкарырга 6,5 миллион сум акча тотылган. Бинада шулай ук янгын-саклау, заманча һава алыштыру системалары бар. Документлар өчен барлыгы дүрт саклау урыны җиһазландырылган. Аның берсенә яңа мобиль металл стеллажлар урнаштырганнар. Алар да республика бюджеты хисабына алынган. Әлеге стеллажларга беренче документлар урнаштырыла башлаган инде.

Бүгенге көндә бүлектә документларның электрон базасын булдыру өстендә дә эш алып барыла. Шулай итеп, яңа урында яңа эш ысулларын да өйрәнәләр хезмәткәрләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100