news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә 19 яшьлек машина йөртүче һәлак булган

Удмуртия номерлары куелган "Рено" йөртүче хатын-кыз каршы як полосага килеп чыккан.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Әгерҗе районындагы юл һәлакәтендә "Лада" машинасының 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Удмуртия номерлары куелган "Рено" йөртүче хатын-кыз каршы як полосага килеп чыккан. Ул 12 нче модельле "Лада" белән бәрелешкән. 

Авариядән соң, "Лада"ның 19 яшьлек йөртүчесен һәм аның пассажирын хастаханәгә китергәннәр. Берничә сәгатьтән егет үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot