news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә 101 нче яшендәге Рәхимә әби, 101 яшьлек Мария әби сайлауда катнашты

Элек сайлау буласы урында кичен үк җыелышып, гармуннар белән җырлашып, төрле уеннар уйнап, биешеп утыра торган идек, дип искә төшергән Рәхимә әби.

(Әгерҗе, 18 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Әгерҗе районында яшәүче 101 нче яшендәге Рәхимә Әхмәтшина, 101 яшьлек Мария Гончарова сайлауда үз тавышын бирде. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.

"Элек сайлау буласы урында кичен үк җыелышып, гармуннар белән җырлашып, төрле уеннар уйнап, биешеп утыра торган идек, дип искә төшергән Рәхимә әби. Узган ел 100 яшьлек юбилее белән котларга килгән җитәкчеләргә дә рәхмәт укыды", диелгән бу хәбәрдә.

Рәхимә әби сугыш елларында авыл пекарнясында ипи пешерүче, тыныч тормышта озак еллар фермада бозау караучы, аннан ашханәдә эшли. Шулай да аның өчен иң авыры – бердәнбер кызын 53 яшендә соңгы юлга озатуы. "Әле ярый, аның өч кызы калды. Менә шулар бик хөрмәтләп тәрбияли бүген. Рәхмәт аларга, дип шөкер итә. Туган авылында оныгы Фәнилә тәрбиясендә яши ул. Оныгы да лаеклы ялга чыккан инде, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Әле әби шушы яшендә дә һәркемне таный, белә. Мин кайтуга чәй дә кайнатып куя", – дип сөйләгән Фәнилә ханым.

Рәхимә әби ил-көн яңалыкларын газеталардан укып белә. "Район газетасы “Әгерҗе хәбәрләре“н аеруча көтеп алам", - дигән ул.

Әби сайлау буласы көнне дә көтеп алган. Башка вакытларны сайлау участогына ук барып сайлый торган булган. "Минем дә сайлауга үз өлешемне кертәсем килә бит", - ди ул. Сайлау кәгазен “бисмилла“ әйтеп әрҗәгә салганнан соң, авылдашларына рәхмәт әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләп озатып калды, дип язылган әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100