Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә 10 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк
Барлык ун ишегалдында да эшләрне ноябрь аена кадәр башкарып чыгу бурычы куелган.
(Әгерҗе, 23 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Дания Абзалиева). «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында быел Әгерҗедә 10 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Программага биш ел һәм аннан да элегрәк төзелгән йортларның һәм моңа кадәр ишегалды территорияләрен ремонтлау программаларына эләкмәгән ишегаллары кертелде», — ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура, шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Лилия Хаҗиева.
Төзекләндерү эшләре башланганчы, эшче төркем быел әлеге программага кертелгән 17 күпкатлы йортта яшәүчеләр белән очрашып, территорияләрне үзгәртү буенча тәкъдимнәрне җыйды.
Халык фикерен исәпкә алып төзелгән проектлар әзер. Бу көннәрдә Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге «Брус» юл төзүчеләре К.Маркс урамындагы 208, 210, 212нче йортлар ишегалларында эшли.
Юл төзүчеләр әлегә ишегалларына тротуарлар салу, аларны асфальтлауга әзерлек эшләре алып бара, бордюр ташлары урнаштыра. Барлык ун ишегалдында да әлеге эшләрне ноябрь аена кадәр башкарып чыгу бурычы куелган.
Проект нигезендә К.Маркс урамындагы 208, 210нчы йортларның берләштерелгән ишегалларында яңа тротуарлар, каты коммуналь калдыкларны җыю мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шулай ук балаларга уен комплексы, аерым урында ком белән уйнау өчен мәйданчык, атынгычлар булачак. Халык үтенечен исәпкә алып, кер элү, келәмнәр чистарту өчен җайланмалар урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз