news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе үзешчәннәре “Идел-йорт“ фестивалендә катнашты

Алар 12 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бүләкләнәчәк.

(Әгерҗе, 15 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Девәтернә Мәдәният йорты каршында Фәнис Арсланов җитәкчелегендә эшләүче “Картаямыни соң йөрәк“ халык театры, Казанда XVII төбәкара “Идел-йорт“ фестивалендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасын куеп, дәрәҗәле жюри алдында “имтихан тотты“, дип яза район газетасы.

Девәтернә үзешчәннәренең әлеге зур фестивальдә беренче генә сыналулары әле. Март аенда алар, Чаллыда әлеге фестивальнең беренче этабында катнашып, финалга узганнар иде. Шуннан соң авыл артистлары зур “сынауга“ әзерләнә башлыйлар. Еш узган репетицияләр, декорация, костюмнар әзерләү – боларның барысы да күп көч һәм вакыт таләп итә. 

–Әлеге драманы сайлавыбыз юкка түгел, – ди Фәнис. – Быел мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее. Шуңа күрә нәкъ менә әлеге әсәргә тукталырга булдык. Һәм ялгышмадык дип уйлыйм.

Әлбәттә, Казанның “Юность“ Мәдәният сараенда гап-гади авыл артистларына чыгыш ясау җиңел булмый.

–Без дулкынлану-каушауны пәрдә артында калдырырга тырыштык. Сәхнәдән зал тулы тамашачыны күреп, аларның безнең өчен җан атып утыруларын тойгач, чын мәгънәсендә, күңелгә җиңел булып китте, – ди Фәнис.

Спектакльне сәхнәгә куйган Фәниснең үзенә ике рольне уйнарга туры килгән. Капма-каршы образлар булган Мәхтүм белән Исмәгыйльне уйнавына жюри әгъзалары югары бәя биргәннәр.

–Күп еллар сәхнәдән төшмәгән “Сүнгән йолдызлар“ драмасына алынуыгыз гына да зур батырлык. Авылда сәхнә тормышы белән кайнап яшәвегезгә дә “афәрин“ диясе килә. Тамашачыларның көчле алкышлары, алар биргән чәчәк-бүләкләр – сезнең хезмәткә зур бәя ул. Ә без сезне 12 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бүләкләү тантанасына көтеп калабыз, – дип халык артисты Наил Дунаев Әгерҗе районы үзешчәннәренә олы рәхмәтен белдергән.

 

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100