news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе юлларындагы чокырларны ямыйлар

Әгерҗе юлларындагы чокырларны ямыйлар

(Әгерҗе, 17 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Кыштан соң “йончып“ калган юлларны төзекләндерү эшенә Әгерҗе юлчылары күптән кереште инде, дип яза район газетасы.

Шәһәр эчендә дә, Әгерҗе–Красный бор трассасында да авария тудыру куркынычы зур булган урыннарны салкын ысул белән ямап чыктылар.

Дүшәмбедән “Брус“ ширкәте юлчылары чокыр-чакырларны кайнар асфальт белән ямау эшен башлыйлар.

– Шәһәр эчендәге юлларда да, трассада да эшне берьюлы алып барырга планлаштырабыз. Иң элек юлларның проблемалы урыннарын тәртипкә китерәбез. Бу эшнең мөһимлеген аңлап, эшне кызу тоту өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз, – ди “Брус“ ширкәте участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot