news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе янында хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый

Складлар Әгерҗе янында булуга карамастан, Татарстанда яшәүчеләргә куркыныч янамый.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Әгерҗе тирәсендә хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш дарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Удмуртия республикасының Малопургинск районы Пугачево авылы тирәсендә шартлаулар турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына килгән.

Әгерҗедән 8,5 км ераклыкта сугыш-кирәк яраклары шартлавы һәм элеккеге хәрби складлар януы ачыкланган.

Гадәттән тыш хәл урынына Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot