Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе ветераннарына медальләр тапшыру дәвам итә
Сабантуй көннәрендә Әгерҗедә яшәүче өч сугыш ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.
(Әгерҗе, 18 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Сабантуй көннәрендә Әгерҗедә яшәүче өч сугыш ветеранына – Прокопий Чакилев, Пелагея Мерзлякова, Хәя Садретдиновка район башлыгы Валерий Макаров “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды, дипп яза җирле басма.
Районда мондый медальгә унбиш сугыш ветераны лаек булган иде. Ни кызганыч, аларның икесе әлеге олы бүләкне алырга өлгермәде – күптән түгел Тансарда гомер кичергән Искәндәр ага Хәлиуллин һүм Исәнбайдан Сәгыйть ага Тютиев вафат булдылар. Тагын бер ветеран – Касайдан Касыйм ага Исмәгыйлев та шушы көннәрдә арабыздан китте. Аңа әлеге медаль Россия көне алдыннан тапшырылган иде.
Ветераннар олы бүләккә бик тә сөенделәр. Аларның өчесе дә – районда хөрмәтле кешеләр. Утны-суны кичеп, туган илгә Җиңү яулап катйканнан соң Хәя ага озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Райондашлары аны күп еллар “Ялкын” колхозы рәисе буларак яхшы белә.
Прокопий Якимовичның хезмәт юлы мехколоннада уза. Аның тырыш хезмәте өченче дәрәҗә Дан ордены белән бәяләнә.
Пелагея Григорьевна гомере буе чәчтараш булып эшли. Сугышта да шушы вазифаны башкарырга туры килә аңа.
Валерий Макаров хөрмәтле ветераннарны олы бүләккә лаек булулары белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз