news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әгерҗе урманчылыгы“ оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

"Әгерҗе урманчылыгы"ның элеккеге җитәкчесе үз теләге белән эштән киткән.

(Әгерҗе, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Ишморатов Владимир Леонидович “Әгерҗе урманчылыгы“ оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Владимир Ишморатов 1982 елда Пеләмештә туган. 2005 елда Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Белгечлеге буенча урман хуҗалыгы инженеры.

Хезмәт юлын шул ук елны “Әгерҗе урман хуҗалыгы“ учреждениесендә урманчы ярдәмчесе буларак башлаган.

2008 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче җитәкче урынбасары булып эшләгән.

Владимир Леонидович өйләнгән. Җәмәгате белән ике кыз үстерәләр.

Моңа кадәр “Әгерҗе урманчылыгы“ җитәкчесе булып эшләгән Равил Иманголов үз теләге белән эштән киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot