news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе укучыларын тантаналы рәвештә хәрби-кыр җыенына озатканннар

Хәрби җыен егетләр илебезне намус белән сакларга өйрәнсен өчен уздырыла.

(Әгерҗе, 30 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре").  Әгерҗе районының 10 сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә хәрби-кыр җыенына озатканнар. Армия хезмәте белән быел 52 егет танышачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Башта укучылар мәктәпләрдә теория өйрәнгән. Аннары аларны Сарапулдагы хәрби частька практик күнекмәләр булдырырга һәм ныгытырга озатканнар. Өч көн дәвамында алар армия тормышы белән яшәячәк.

Юлга кузгалыр алдыннан районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев алар белән инструктаж үткәргән. Тәртип, җаваплылык, үзара аңлашып яшәү – алар хәрби җыенда иң кирәкле сыйфатлар.

"Хәрби хезмәт төшенчәсе теориясе бер төрле, ә практикада ул бөтенләй икенче. Хәрби хезмәттә сынау үзегез өчен дә кызыклы булыр", – дип тәмамлады хәрби комиссар чыгышын.

Хәрби җыен егетләр илебезне намус белән сакларга өйрәнсен өчен уздырыла. Җыен тәмамлангач анда катнашучыларга билгеләр куелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot