Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе укучылары Президент ярышларыннан җиңү белән кайтты
Район тарихында беренче тапкыр Әгерҗе районы укучылары Президент ярышларында җиңү яулады.
(Әгерҗе, 3 май, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Район тарихында беренче тапкыр Әгерҗе районы укучылары Президент ярышларында җиңү яулады. 2нче шәһәр мәктәбенең 7б сыйныфыннан 16 укучы, Түбән Камада узган зур ярышта район данын яклап, спорт чараларында сыналдылар, дип яза район газетасы.
–Президент ярышларының төп үзенчәлеге – командада бары бер сыйныфтан гына укучылар катнашу. Ә безнең җиденчеләр спортта – иң көчлеләр һәм җитезләр. Физкультура укытучысы Илдар Идиятов та балаларны ярышка әзерләүгә күп көч куйды. Сыйныф җитәкчеләре Наталья Мөфтәхетдинова ярыш вакытында аларның һәрберсе өчен җан атты.
Йөгерү, пресс, отжимание, турникта күтәрелү, урыннан сикерү, дартста, теоретик биремнәр, иҗади бәйгедә сыналганнан соң республикабызның ун иң көчле командасы арасында безнекеләрнең абсолют җиңүче булуы – зур горурлык. Алар бу җиңүләре белән мәктәбебез тарихына алтын хәрефләр белән язылачак, – ди мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз