news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе укучылары мультфильм төшерергә ярдәм итәләр

Быел проект темасы сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларга багышланган иде.

Әгерҗе укучылары мультфильм төшерергә ярдәм итәләр
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 13 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Элина Даутова). Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган “Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркемнәр, бу көннәрдә республиканың Әгерҗе районы укучылары белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар белән очрашуга төрле мәктәпләрдә белем алучы  4-8 сыйныфлар арасыннан рәсем сәнгатен яратучы 30 укучы килгән иде.

–Без Әгерҗедә өченче ел киләбез инде. Балалар белән очрашу безгә бик ошый. Рәсемнәр дә үзенчәлекле. Без һәрвакыт биредә берәр яңалык күрәбез, – диде оештыручыларның берсе Наталья.

Әлеге чара өч сәгатькә якын дәвам итте. Башта укучылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеоролик карадылар. Тарих буенча сорауларга җавап бирделәр.

Анимация буенча үткәрелгән бик тә мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар. Иҗади мохиткә чумганчы, оештыручылар башка елларда укучылар ясаган Әгерҗе районына багышланган рәсемнәрне күрсәттеләр.

Быел проект темасы сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларга багышланган иде. Укучылар алдына йортлар, төзүчеләр, җиһаз, техника ясау бурычы куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot