news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе укучылары Ижауда узган бәйгедә җиңүләр яулады

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Йолдызлар яңгыры“ исемле төбәкара бәйге узды.

Әгерҗе укучылары Ижауда узган бәйгедә җиңүләр яулады

(Әгерҗе, 15 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе укучылары Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Йолдызлар яңгыры“ исемле төбәкара бәйгедә җиңүләр яулады. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Анда Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы иҗат түгәрәкләрендә шөгыләләнүче коллективлар да чыгыш ясады.

“Кап-Эль“ ансамбле (җитәкчесе – Марсилә Муллахмәтова) “Вокал“ номинациясе җиңүчесе булды. “Академия детства“ бию коллективы (җитәкчесе – Ләйсән Гайфуллина) – “Хореография“ номинациясендә – беренче.

Ә Лилиана Акмурзина дүрт номинациясендә призлы урыннар яулап сөендерде. “Вокал-соло“ да (җитәкчесе – Эдуард Мираев) һәм “Нәфис сүз“ (җитәкчесе – Ләйсәния Гаязова) номинацияләрендә – җиңүче, “Рәсем“ (җитәкчесе – Татьяна Мартинсон) номинациясендә икенче урын алды. “Инша“ номинациясендә дипломант булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot