Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе укучылары да мульфильм төшерергә ярдәм итәләр
“Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркем рәсем сәнгатен яратучыларның осталыкларын сынадылар.
(Әгерҗе, 25 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). “Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркем Әгерҗедә булды. Алар укучыларга ТАССРның 100 еллыгын үз эченә алган видеоролик тәкъдим иттеләр, анимация буенча мавыктыргыч мастер-класс күрсәттеләр, рәсем сәнгатен яратучыларның осталыкларын сынадылар.
Казан кунаклары белән очрашуга шәһәр мәктәпләренең 2-8 сыйныфларыннан 30 укучы килгән иде.
–Без Әгерҗедә узган ел да булган идек. Ул чакта 3нче мәктәптә бик җылы очрашуда катнаштык. Укучылар районыгызның гербын ясадылар. Нәтиҗәдә, иң яхшы эшләрдән бик тә мавыктыргыч мультфильм барлыкка килде, – дип аны укучыларга тәкъдим иттеләр оештыручылар.
Анимацион мульфильмга республиканың һәр районыннан иң яхшы эшләр кертелгән иде. Чарада катнашучыларда үзебезнең район укучыларының эшләре бигрәк тә зур кызыксындыру тудырды.
–“Век Татарстана“ – ул халык мультфильмы. Аны барлыкка китерүдә 30 мең рәсем һәм 500 шигырь файдаланылды, – диделәр оештыручылар.
Теоретик өлеш тәмамланганнан соң, укучылар рәсем сәнгатенең сихри дөньясына чумдылар. Районыбызның тарихи, мәдәни-тарихи, архитектура объектларын, күренекле урыннарын рәсемгә төшерделәр.
–Мин әлеге проектта катнашырга бик теләп килдем. Рәсем ясарга яратам. Дүртенче ел инде сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүем дә әлеге сәләтемне үстерергә ярдәм итә. Иҗат эшемне “Без Әгерҗене яратабыз“ дигән язу астында тәкъдим иттем, – ди 4нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Элина Шамшурина.
Чара тәмамланганда проектта катнашкан һәр укучы “Татармульфильм“ берләшмәсе вәкилләре кулыннан “Мин – мультфильм тудыручы“ дигән бик матур “закладка“лар алды. Казан кунаклары барлык эшләрне дә дәрәҗәле комиссиягә тәкъдим итәчәкләрен, сентябрь аенда әлеге рәсемнәрдән яңа анимацион мультфильм барлыкка киләчәген, авторларның исем-фамилияләре титрларда күрсәтеләчәген әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз